Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
Җәмгыять

«Нәселем шәҗәрәсе - Апас районы тарихында» бәйгесе җиңүчеләре билгеле

Казан шәһәренең “Апас” якташлык җәмгыяте, оешманың 30 еллык юбилее уңаеннан, «Нәселем шәҗәрәсе - Апас районы тарихында» исемле бәйге игълан итте.

(29 октябрь, “Апастово-информ”). 


Бәйгенең максаты – нәсел-нәсәпне белү һәм өйрәнү традицияләрен саклап калуга һәм үстерүгә ярдәм итү, буыннар дәвамлылыгын ныгыту, яшьләрдә туган Апас төбәге тарихы белән кызыксынуны үстерү иде. 
 Бәйгедә Апас районы җирлегендә яшәүче, әти-әниләре яки әби-бабайлары Апас районыннан чыккан затлар катнаша алды һәм бу көннәрдә бик күпләр әлеге эш белән мәшгуль булды. 
 
Нәтиҗәләр түбәндәгечә: 
 
1 урында - Фәнзия Хәлиуллина. (шәҗәрәсе - Әлмәндәр авылы). 
2 урында - Ралинә Гафарова. Каратун поселогы (шәҗәрәсе - Кызылтау авылы). 
2 урында - Гадел Гатауллин. Апас шәһәр тибындагы поселогы (шәҗәрәсе - Түбән Балтай авылы). 
3 урында - Мансур Садыйков. Болын-Балыкчы авылы. 
3 урында - Рания Гатауллина. Борнаш мәктәбе. 
 
Лауреатлар: 
Гибадуллин Разил. (шәҗәрәсе - Коштавылы авылы). 
Гаптелганиев Рафис. Казан шәһәре. (шәҗәрәсе - Олы Болгаер авылы). 
Хасанов Солтан, Рамзан. Апас мәктәбе. (шәҗәрәсе - Дәвеш авылы).

Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев