Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Назирә әби Гыймадиева: “Куллар шешеп, суелып бетә иде”

Дәвеш авылында гомер кичерүче Назирә әби Гыймадиева 95 яшьлек гомер бәйрәмендә хатирәләр йомгагын сүтте.

(15 июнь, “Апастово-информ”).


Назирә апа гомере буе колхозда хезмәт куя. Әнисенең күзләре күрмәгәч, яшьтән үк йортта да бөтен хезмәтне башкара. Урак уруда, йөк ташуда катнаша.
“Каратун станциясеннән чәчүлекне иң элек иңебезгә, аннан соң арбага салып ташыдык. Әле эштән арып кайтканнан соң, әти белән төне буе бәрәңге бакчасы казый идек. Куллар шешеп, суелып бетә иде. Ул сызланулар әле дә онытылмый”, – ди ул.
Назирә апа Газимҗан исемле егет белән тормыш корып, 50 елдан артык парлы гомер кичерәләр. Ике балага тәрбияләп үстерәләр. Бүгенгесе көндә Газимҗан абый вафат. Назирә әби улы Фирдүс һәм килене Миләүшә тәрбиясендә, онык-оныкчыклар бәхетенә сөенеп, кадер-хөрмәттә гомер кичерә.
Назирә әбине олы гомер бәйрәме белән район башлыгы исеменнән район башкарма комитеты буенча эшләр идарәчесе Ринат Гыйльфанов, Дәвеш авыл җирлеге башлыгы Таһир Хөсәенов тәбрик итте, изге теләкләр аша бүләкләр тапшырылды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев