Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Нәбирә Гыйматдинованың яңа китабына районнардан заказ бирәләр

Бу китапны “Казан утлары” әдәби журналы тәкъдим иткән иде.

(10 декабрь, “Апастово-информ”).


“Казан утлары” журналы язучы Нәбирә Гыйматдинованың “Уйламаган көнем юк” дип исемләнгән китабын чыгарды. Социаль челтәрләрдә бу хакта мәгълүмат чыккач, районнардан заказлар килә башлады. Моны журналның баш мөхәррире Рөстәм Галиуллин сөйли.
“Без укучыларны кызыксындырган, аеруча җәлеп иткән әсәрләрне җыйнак кына форматта, хәтта кесәгә сыярлык итеп чыгарырга булдык. Нәбирә Гыйматдинованың әлеге китабы беренчеләрдән булды бу форматта”, - дип сөйли журналның баш мөхәррире.
Кесәгә дә сыярлык бу китапның тышлыгында булган QR-коды буенча укучы социаль челтәрләргә фикер алышуга да күчә ала.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев