Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Таң атканда - тракторлар парады

7 апрель иртәсендә Апас хакимияте бинасы каршына 10 данә "МТЗ-82", 6 данә "МТЗ-1221" көпчәкле тракторлары колоннасы килеп басты. "Бу әле "Зөя" агрофирмасы машина-трактор паркы тамырдан яңартылуның беренче "карлыгачлары" гына", - ди агрофирма җитәкчесе Марат Хәсәнов. - Районыбызга 1 ел элек кенә инвестор булып килгән "Ак Барс-Агро" Холдинг компаниясе җитәкчелеге безнең...

7 апрель иртәсендә Апас хакимияте бинасы каршына 10 данә "МТЗ-82", 6 данә "МТЗ-1221" көпчәкле тракторлары колоннасы килеп басты. "Бу әле "Зөя" агрофирмасы машина-трактор паркы тамырдан яңартылуның беренче "карлыгачлары" гына", - ди агрофирма җитәкчесе Марат Хәсәнов.

- Районыбызга 1 ел элек кенә инвестор булып килгән "Ак Барс-Агро" Холдинг компаниясе җитәкчелеге безнең һәр гозеребезне дөрес аңлый, безнең эш программабызны тулаем хуплый. Нәтиҗәсе күз алдында. Яңа гына районга беренче транш белән кайтарылган шушы 16 яңа тракторга икенче транш буенча атна-ун көннән тагын 5 данә "МТЗ-1221" өстәләчәк. Димәк, тракторчыларыбызга берьюлы 21 данә җайлы һәм заманча тракторлар тәкъдим ителә. Ә яңа техникада эшләве дә рәхәт инде ул! Агрофирманың а/х продукциясе җитештерү паркын модернизацияләүнең өченче этабы - транш буенча тагын шундый ук типлы 15тән артык яңа трактор алу планлаштырыла. Моңардан тыш, Холдинг компаниясе белән агрофирма ихтыяҗлары өчен яңа типлы 10 чәчкеч, 10 печән-салам пресслау агрегаты, барлыгы 10 данә эскерт кую тагылмалары ("СНУ -0,8", "ПКУ - 0,8") кайтару турында сөйләшүләр алып барабыз. Уйланганнар тормышка ашкан очракта, районыбызның бу төр машина-трактор паркы тулаем 70% ка яңарачак. Уртак бизнес - планнарны тормышка ашыру теләгебез инвесторда дөрес аңлау таба, ярдәмнең конкрет һәм оператив булуына без бик канәгать!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: парад техники новые тракторы