Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Ни өчен сайлауларга барабыз? Бу хакта райондашлар фикере

Ни өчен сайлауларга барабыз? Бу хакта райондашлар фикере 13 сентябрь көнне республика халкы Татарстанның иң югары вазифаи затын һәм җирле депутаталарны сайлаячак. Әлеге уңайдан без райондашлар фикерен белешергә булдык. Алар сайлауга ни өчен бара, гомумән, бу вакыйга республика, районда гомер итүче халык өчен ни дәрәҗәдә әһәмияткә ия? Нина Халикова, пенсионер:...

Ни өчен сайлауларга барабыз? Бу хакта райондашлар фикере

13 сентябрь көнне республика халкы Татарстанның иң югары вазифаи затын һәм җирле депутаталарны сайлаячак. Әлеге уңайдан без райондашлар фикерен белешергә булдык. Алар сайлауга ни өчен бара, гомумән, бу вакыйга республика, районда гомер итүче халык өчен ни дәрәҗәдә әһәмияткә ия?

Нина Халикова, пенсионер:

- Сайлауларга һичшиксез барам. Олы яшьтәге әти-әниләребез дә аны түземсезлек белән көтеп торалар. Өйдә бу турыда еш сөйләшәбез, өлкәннәр яшьлекләрендәге авыр вакытларны, җитешмәүчәнлекне ачынып искә алалар, бүгенге тормышка, муллыкка сөенеп туя алмыйлар. Бездә һәр милләт тигез хокукка ия. Җитәкчеләребезнең ничек хезмәт куйганын ачык күрәбез. Бу көн безнең балаларыбызның, оныкларыбызның киләчәген хәл итәчәк дип уйлыйм мин.

Роза Байкузина, үзәк хастаханәнең өлкән шәфкать туташы:

- Сайлауларга һәркем барырга тиеш дип саныйм мин. Бу безнең гражданлык бурычыбыз. Татарстан Президенты, җирле советларга депутатлар сайлау һәркемнең тормышында мөһим вакыйга булып тора. Бүген тормышыбыз мул, заманча, җылы, якты эш урыннарыбыз бар икән, моңа сөенергә һәм бәяли белергә кирәк. Киләчәгебез тагын да яктырак, өметле булыр, дип ышанам.

Фәнис Шәрәфуллин, җәмәгать тәртибен саклау буенча район эчке эшләр бүлеге җитәкчесе урынбасары:

- Кешегә сайлау мөмкинлеге бирелгән икән, ул әлеге хокукыннан файдаланырга тиеш. Кешенең киләчәге үз кулында. Әйбәт тормышта яшисең килсә, дөрес карар кабул итәргә, тырышып эшләргә кирәк. 13 сентябрь көнне без алдагы биш елга киләчәгебезне билгеләячәкбез. Сайлауларда актив катнашу бик мөһим.

Рамазан Әминов, дин әһеле:

- Шөкер, тормышларыбыз мул, ил-көннәребез имин. Булачак сайлаулар - Татарстанда гомер итүче һәркем өчен мөһим вакыйга. Республикабыз, төбәгебез бай булсын, алга таба атласын дигән теләк-максатыбыз бар. Халык үзенең лаеклы киләчәге өчен тавыш бирергә тиеш, төбәгебез һәрдаим үсеш кичерсен. Райондашларымны сайлауларда актив катнашырга чакырам!

Әнвәр Сәгытдинов, механизатор:

- Сайлауларга һичшиксез барам. Әле оныкларым кунакка киләчәк, аларны да алып барам. Алар бу көнне күңелләренә сеңдереп калачаклар һәм үсә төшкәч барыбер сорашачаклар. Мин республикабызның, төбәгебезнең киләчәгенә битараф түгел. Тырышып эшлибез, матур итеп яшибез. Киләчәгебез дә өметле булсын.

Галина Алексеева, укытучы:

- Киләсе биш елда республикабызның тормышы безнең тавышка бәйле. Райондашларымның да сайлауларда актив катнашачагына ышанам. Һәркем үз тавышы белән республика үсешенә йогынты ясый ала. Биредә яшисең икән, үз фикереңне белдерергә, үз киләчәгеңне кайгыртырга тиешсең. Хезмәтем буенча төрле төбәкләрдә булырга туры килә. Кайда гына барсам да республикабыз турында горурланып сөйлим. Шуның өчен дә барыгызны да сайлауларда актив катнашырга чакырам!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев