Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Ничек яшисең, ветеран?

Район буенча барлыгы 27 сугыш ветераны, Ленинград блокадасын кичергән ике өлкән кеше яши. Сугыш һәм хезмәт ветераннарының саны елдан-ел кими бара. Утны-суны кичеп, михнәтләрне күп күргән өлкәннәребез һәрчак игътибар үзәгендә. Бөек Җиңүнең 71 еллыгы якынлашкан бу көннәрдә район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Луиза Сафина җитәкчелегендә махсус комиссия "Язгы мәрхәмәтлелек атналыгы...

Район буенча барлыгы 27 сугыш ветераны, Ленинград блокадасын кичергән ике өлкән кеше яши. Сугыш һәм хезмәт ветераннарының саны елдан-ел кими бара. Утны-суны кичеп, михнәтләрне күп күргән өлкәннәребез һәрчак игътибар үзәгендә. Бөек Җиңүнең 71 еллыгы якынлашкан бу көннәрдә район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Луиза Сафина җитәкчелегендә махсус комиссия "Язгы мәрхәмәтлелек атналыгы - Мәрхәмәтле Татарстан" акциясе кысаларында, ветераннарыбыз янында булып, аларның тормыш-көнкүрешләре белән танышып йөрделәр. 19 апрельдә Чурибураш, Апас, Каратун, Балтай җирлекләрендәге өлкәннәрнең өйләрендә очраштылар. Апас авылында яшәүче сугыш ветераны Мөхәммәт абый Әхмәтшин бүгенге тормышыннан, үзенә булган хөрмәттән канәгать булуын белдерде. Тормыш иптәше Мөзәянә апа белән 60 ел бергә гомер кичерә алар. Бар нәрсәләре дә җитеш. Җитәкчелекнең әнә шулай килеп хәл белгәннәре өчен бик рәхмәтле калдылар.

Каратун авыл җирлегендә сугыш ветераны берәү генә калган. Хәйрулла абый Шәвәлиев Румыния, Болгария, Югославия җирләрен кичеп Җиңү якынайткан ветеран. Шәфкать туташы һәрдаим килеп, ярдәм күрсәтә икән. Шифаханәгә баруда азрак кыенлык булуын гына әйтте ул. Тормыш иптәше Дөлшат апаның да аяклары авырта. Балалары даими кайтып йөриләр. "Без, шөкер, бернигә дә мохтаҗлык кичермибез, дөньялар гына имин булсын", - ди Хәйрулла абый.

Югары Балтай авылында сугыш һәм хезмәт ветераннары икәү. Шәүкәт абый Хатыйпов җиңү язын Прибалтикада каршылый. Ике тапкыр каты яраланып госпитальләрдә дәвалана. Тормыш иптәше, Апас кызы Рауза апа белән 66 ел бер-берсенә терәк булып гомер итеп, балалары, оныклары белән горурланып яшиләр.

- Без Рауза белән икебез дә әтисез үстек. Шуңа да "Әти нинди төстә була?" икән дип гел сөйләшә идек. Хәзерге буын ятимлекне күрмәсен, - ди Шәүкәт абый күз яшьләренә төелеп.

Район башлыгына да бик рәхмәтле ул.

Бөек Ватан сугышы ветераны Хәлилрахман абый Фәйзрахманов та бүгенге тормышыннан канәгать. Төпчек улы белән килене тәрбиясендә, бик тә хасияттә гомер кичерә ул.

- Яшем 90да булса да мәчеткә дә йөрим, ил-көн хәбәрләре белән танышып торам. Җирлек җитәкчеләре дә гел хәлемне белеп торалар. Район башлыгы Рәшид Заһидуллинга нинди генә рәхмәтләр әйтсәм дә аз булыр инде. Гел кайгыртып, бәйрәм саен күчтәнәчләр биреп торалар. Ходай сезнең дә һәркайсыгызны зурласын, - диде ул.

"Язгы мәрхәмәтлелек атналыгы - Мәрхәмәтле Татарстан" акциясе кысаларында ветераннар белән очрашулар дәвам итә.

Гөлзада Гатауллина.

Автор фотолары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев