Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Никадәр иртәрәк башласак, шулкадәр нәтиҗәле булачак

Район балигъ булмаганар белән эшләү һәм балалар хокукларын яклау комиссиясе рәисе урынбасары Луиза Сафина Кильдураз мәктәбендә күчмә утырыш үткәрде.

Утырышта район эчке эшләр бүлегенең полиция участок инспекторы Алмаз Габдрахманов та катнашты. 
-Районда бүген балалар һәм яшүсмерләр арасында хокук бозуларны кисәтү, аларның хокукларын яклау комиссиясенең махсус исәбенә 14 бала һәм яшүсмер куелды,-ди бу юнәлештә эшләүче район эчке эшләр бүлеге хезмәткәре, инспектор Рания Сибгатуллина. -Бер үк вакытта, авыр тормыш хәлендә калган 6 гаиләдә тәрбияләнүче тагын 11 бала шулай ук даими күзәтү астында тора. Гомумиләштереп әйтсәк, бүген район эчке эшләр бүлеге карамагында даими күзәтү, кисәтү һәм төрлечә ярдәмгә мохтаҗ 25 гаилә һәм аларда тәрбияләнүче 43 бала һәм яшүсмер исәпкә куелган. Аларны иң беренче чиратта каникулларда профильле җәйге лагерларга ялга җибәрү, бу гаиләләргә район эчке эшләр һәм мәгариф бүлекләре, халыкны социаль яклау идарәсе, район башкарма комитеты, авыл җирлекләре аша төрлечә ярдәм итү програмасы нигезендә эшлибез. Әйтик, бу өйләргә янгыннан саклану-кисәтү җиһазлары куелу-шуның чираттагы бер этабы иде. 
-Комиссиянең ел башыннан 16 утырышы үткәрелде, тиешле карарлар кабул ителде,-ди үз чиратында Гөлнара Маликова. –Бүгенге күчмә утырышыбыз да балалар, яшүсмерләр арасында кисәтү, аңлату эшләренә бәйле. Утырышка балаларның әти-әниләре дә чакырылды. Төп тәрбия гаиләдән башлана, тәртипсезлекләргә юл куелмау өчен тиешле кисәтү, аңлату эшләрен никадәр иртәрәк башласак, шуның кадәрле үк нәтиҗәле булуына ирешү мөмкин. Луиза Сафина комиссия каравына катгый бурычлар куйды, аларны үтәү юллары турында эшлекле сөйләшү үткәрелде. Мәктәп укучылары һәм гаиләләргә психологик хезмәт күрсәтү дәрәҗәсен үстерү хакында фикер алыштылар 
Утырышта катнашучы комиссия әгъзалары Кильдураз мәктәбенең яңа уку елына әзерлеге, төрле күргәзмәләр, яшелчә бакчасы белән дә таныштылар, авыр тормыш хәлендә калган гаиләләрдә тәрбияләнүче балаларның өйләрендә булып, аларның яшәү-көнкүреш шартларын өйрәнделәр. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев