Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Нинди бәхет: Уфада яшәүче апаслы югалткан туганнарын тапкан

Бер көн эш телефоным шалтырый, алдым да сөйләшеп киттек. Бер ханым үзенең Уфадан шалтыратуын белдерде. - Минем әнием Назирә Латыпова Коштавылы авылыныкы, 1949 елдан авылдан киткәннәр. Ул 1928елгы, бүгенге көндә Башкортстанда яши. Минем бик тә туганнарымны эзләп табасым, туган ягыма кайтып күрәсем килә, - дигән теләге барын сөйләде. Бик озак...

Бер көн эш телефоным шалтырый, алдым да сөйләшеп киттек. Бер ханым үзенең Уфадан шалтыратуын белдерде.

- Минем әнием Назирә Латыпова Коштавылы авылыныкы, 1949 елдан авылдан киткәннәр. Ул 1928елгы, бүгенге көндә Башкортстанда яши. Минем бик тә туганнарымны эзләп табасым, туган ягыма кайтып күрәсем килә, - дигән теләге барын сөйләде. Бик озак сөйләштек без, интернеттан табыштык. Мин дә бит Коштавылы оныгы. Әниемнең сеңлесенә шалтыратып сөйләп бирдем, күрше әбиләрдән сорашып кара әле, туганнары булса миңа чыксыннар дидем. Коштавылында яшәүче Наилә апа Хафизованың туганы булып чыкты, табыштырдым, инде телефоннан сөйләшеп торалар. Шушы көннәрдә генә Резедә ханым туган ягына кайтырга җыенулары турында әйтте. Әнисенең яшь чагында төшкән фотосын җибәргән. Араларында исәннәре бармы икән. Танышларыгыз булса, исәннәр булса тагын да яхшы, безгә языгыз әле, яисә шалтыратыгыз.

Өстән өч кыз: Әлфия - Коштавылдан, Миңнеруй - Иске Әнәле, Назирә - Коштавылы; Аста икесе: Әминә - Коштавылы, икенчесе билгеле түгел. Әлеге кешеләрнең балалары, оныклары булса зинһар белгертегез әле.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев