Нинди телефоннарда WhatsApp эшләми башлаячак?
2022 елның октябрендә WhatsApp мессенджеры яңарачак. Шуннан соң кушымта iOS 10 һәм iOS 11 операцион системалы гаджетларда эшләми башлаячак.
Шулай итеп, көз iPhone 5 һәм iPhone 5С смартфоннарында WhatsApp эшләмәячәк.
Ярдәм сервисы үзәге бу мәгълүматны раслады һәм кушымтаны эшләтеп җибәрү өчен iOS 12 (һәм югары) белән Android 4.1 (һәм югары) кирәк булуын әйтте.
Чыганак: https://vatantat.ru/2022/05/82641/
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев