Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Нияз Назыйр улы Әхмәтҗанов - “Ел табибы”

Һөнәри бәйрәмнәре - медицина хезмәткәрләре көне уңаеннан узган чарада ак халатлы игелек ияләренең хезмәтләре билгеләнеп үтелде. Нәтиҗәләр буенча, район үзәк хастаханәсенең хирургия бүлеге мөдире Нияз Назыйр улы Әхмәтҗанов "Ел табибы" номинациясенә лаек булды. Нияз Әхмәтҗанов турында "Мин сезгә рәхмәтле" бәйгесенә дә җылы эчтәлектәге хат килде. Менә ул: "Авыру яшьне, картны...

Һөнәри бәйрәмнәре - медицина хезмәткәрләре көне уңаеннан узган чарада ак халатлы игелек ияләренең хезмәтләре билгеләнеп үтелде. Нәтиҗәләр буенча, район үзәк хастаханәсенең хирургия бүлеге мөдире Нияз Назыйр улы Әхмәтҗанов "Ел табибы" номинациясенә лаек булды.
Нияз Әхмәтҗанов турында "Мин сезгә рәхмәтле" бәйгесенә дә җылы эчтәлектәге хат килде. Менә ул:
"Авыру яшьне, картны сорап тормый дибез. Олыгайгач бигрәк тә авырлаша. Хастаханә юлын да еш таптарга туры килә. Яшь кенә булса да, хирург Нияз Әхмәтҗанов авыруларга бик игътибарлы. Йомшак кына итеп: Флера апа ничек хәлләрегез? - дип исәнләшә. Шундый җылы итеп хәл белүдән дә терелеп, җиңеләеп китәсең. Нияз Назыйр улына олы рәхмәтемне җиткерәм. Үзенең бервакытта да аяк-куллары сызламасын, гаиләсендә тигезлек, балалар шатлыгы, тулы бәхет теләп калам. Киләчәктә дә иң яхшы табибларның берсе булып калсын.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев