Нәниләр юлда йөрү кагыйдәләрен өйрәнәләр
“Салават күпере” балалар бакчасында юл йөрү кагыйдәләрен өйрәнү төрле чаралар ярдәмендә уза.
(15 нче ноябрь, “Апастово - информ”).
Биредә тәрбияче булып эшләүче Ләйсән Макарова нәниләр белән төрле чаралар үткәрә. Һәрбер баланың күңеленә сеңеп калсын дип тырыша ул. Урамга чыккач юл кичүен дөрес чыгуны да бергәләп кабатлыйлар. Җитәкләшеп чыгып та карыйлар.
“Кече яшьтән алган белем һәм төрле күнекмәләр яхшы үзләштерелә, тиз генә онытылмый, гомер буена саклана. Балаларга кечкенәдән үк “юл грамотасы” өйрәтү, аларда юл йөрү күнекмәләре формалаштыру, әти-әниләрнең, тәрбиячеләрнең изге бурычы.
Балаларны юл йөрү кагыйдәләренә өйрәтүдә әлбәттә төп алым – уен булып тора. Шуңа күрә урта төркемдә сюжетлы уеннар кулланабыз. Уеннарга килгәндә, балалар “Светофор”, “Бу нинди билге?”, “Транспорт төрләре”, һ.б. уеннарны бик яратып уйныйлар”, - ди ул.
Дәресләрне дә җанлы итеп алып барырга тырыша. Нәниләрне ялыктырмас, игътибарларын туплау өчен төрле уен алымнарын да куллана.
“Үземнең эш тәҗрибәмнән чыгып шуны әйтәсем килә: һәр шөгыльгә җентекләп әзерләнгәндә генә, күрсәтмә материалларның күп һәм кызыклы булуы тиешле нәтиҗәләр бирә. Шөгыльләргә әкият геройлары, балаларның яраткан уенчыклары “килү” дә нәниләрнең игътибарын тупларга, аны активлаштырырга ярдәм итә.
Юл йөрү хәрәкәте кагыйдәләрен төгәл үтәү күнекмәләрен тиз генә формалаштырып булмый. Бу – шактый катлаулы һәм зур түземлек сорый торган хезмәт. Өйдә, урамда, транспортта, балалар бакчасында төрле чаралар, күзәтүләр ярдәмендә юл йөрү кагыйдәләрен баланың күңеленә әкренләп сеңдерә барырга кирәк дип саныйм. Бары тик шул чакта гына юл билгеләре һәм кагыйдәләре – ышанычлы ярдәмче, ә эш - нәтиҗәле булыр”, - ди ул.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев