Ноябрь ахырында кайсы диңгездә арзан бәягә ял итеп була?
Туроператорлар ноябрь ахырында кайсы диңгездә арзан бәягә ял итеп булуы хакында сөйләде
Туроператорлар ноябрь ахырында кайсы диңгез буенда арзан бәягә ял итеп булуы хакында сөйләде. Бу хакта РИА Новости агентлыгы Туроператорлар ассоциациясенә сылтама белән хәбәр итә.
Ассоциациянең аналитик хезмәте 24-30 ноябрьдә ун көнгә ике кешелек юллама өчен (Мәскәүдән юл тоткан очракта) минималь бәяләрне билгеләгән. Бәягә юл, өч йолдызлы кунакханәдә яшәү һәм ашау чыгымнары кертелгән.
Бу җәһәттән шиксез лидер – Мисыр. Компанияләрдәге заявкаларның өчтән бере – нәкъ менә шушы юнәлешкә. Ике кешелек юллама бәясе «барысы да кертелгән» системасы буенча 71 мең сумнан башлана.
Икенче урында – Берләшкән Гарәп Әмирлекләре һәм Таиланд, туристларның 14 проценты шул илләргә барырга тели. Өстәвенә, Гарәп Әмирлекләрендә ике кеше 100 мең сумга ун көн ял итә ала.
Таиландка барырга хыялланучыларга 150-200 мең сум акча әзерләп куярга кирәк. Куба, Мальдив утраулары һәм Венесуэладагы яллар да шуңа төшәчәк. Сейшель утраулары һәм Катар кыйммәтрәк тора. Бәһрәйн һәм Шри-Ланкага исә 100-150 мең сумга юллама табарга мөмкин.
Бу вакытта пляж сезоны инде ябылуга да карамастан, унике сәяхәтченең берсе Төркиягә барырга тели. Диңгездә коенырга мөмкин булса да, су инде салкын. Җылытыла торган һәм ябык бассейннарда исә уңайлырак. Туроператорлар Антальяга юлламаны 69 мең сумга тәкъдим итә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев