Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
Җәмгыять

Ноябрь бәйрәмнәренә ничек ял итәбез?

Татарстан Республикасының Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы предприятие һәм оешма хезмәткәрләренең күпсанлы мөрәҗәгатьләренә җавап итеп хәбәр итә.

Россия Федерациясе Хезмәт кодексының 112нче статьясы нигезендә 4 ноябрь – Халыклар бердәмлеге көне – эшләми торган бәйрәм көн булып санала. РФ Хезмәт кодексының 95нче статьясының 1нче өлеше нигезендә 3 ноябрьдә эш көне озынлыгы бер сәгатькә кыскара.

Татарстан Республикасының 1992 елның 19 февралендәге 1448-XII номерлы «Татарстан Республикасының бәйрәм көннәре һәм истәлекле даталары турында»гы законы нигезендә 6 ноябрь – Татарстан Республикасы Конституциясе көне – эшләми торган бәйрәм көне булып санала.

2022 елда 6 ноябрь ял көненә – якшәмбегә туры килә. Ял һәм бәйрәм көннәре туры килгән очракта өстәмә ял көне бирелми (Татарстан Республикасының 1992 елның 19 февралендәге 1448-XII номерлы законының 1нче статьясының 5нче өлеше).

Реклама

Шулай итеп, 2022 елда 4, 5 һәм 6 ноябрь ял көннәре булачак. 3 ноябрьдә эш көне озынлыгы бер сәгатькә кыскара, диелә хәбәрдә.

Чыганак: https://intertat.tatar/news/noyabr-bairamnarena-nicek-yal-itabez-5855732

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

1

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев