Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Новая Поляна авылында булган янгын йорт-җирне яраксыз хәлгә китерә

Янгын сүндерүчеләр килеп җиткәндә ут хуҗалыкны тулысы белән йөгәнләп алган була.

(19 сентябрь, “Апастово-информ”).


28нче август көне янгын сүндерүчеләр өчен аеруча мәшәкатьле башланган. Бу көнне 6сәгать 10 минутта районның янгын сүндерү бүлегенә Новая Поляна авылында шәхси йорт януы хакында хәбәр керә. Янгын сүндерүчеләр килеп җиткәндә ут хуҗалыкны тулысы белән йөгәнләп алган була. Бар мал-мөлкәт яраксыз хәлгә килә. Бер хатын-кыз хәтта тән җәрәхәтләре дә алырга өлгерә. Янгын сүндерүчеләр әлеге янгынны электр үткәргечләрдә кыска ялганыш булу аркасында килеп чыккан булуын фаразлый.
“Янгын чыкканда йорт эчендә 5 кеше була. Бу йортта алдагы көнне бер атна элек вафат булган әниләрен искә алганнар. Йорттагы кешеләр шифер шартлаган тавышка уянып китәләр. Урамга чыкканда йортның верандасына ут капкан була. Алар янгынны үз көчләре белән генә сүндермәкче булалар. Тик сарыкларны гына коткарырга өлгерәләр. Ут верандадан йортка, аннан соң сарайга күчә. Хуҗалар шулвакыт янгынны үз көчләре белән сүндерә алмаячакларын аңлыйлар һәм янгын сүндерү бүлегенә хәбәр итәләр”, - дип белдерде районның янгын күзәтчелеге бүлеге җитәкчесе Илдар Вәлиев.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев