Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
Җәмгыять

Һөнәрле булып ул үсә, сөекле булып кыз үсә Чүрибурашта яшәүче Минһаҗевлар гаиләсендә

Районда күп балалы 170 гаилә бар. Шундый гаиләләрнең берсе Чурибураш авылында яши. Легендар һәм Рузия Минһаҗевлар гаиләсендә дүрт бала үсә. Өч егет янына көтеп алган кыз да алып кайталар алар. 1,2 айлык Мәрьямны абыйлары Салават, Мөсәвир, Газинур курчак урынына күтәреп кенә йөртәләр. - Күп бала булуның бер кыенлыгы юк. Иптәшем...

Районда күп балалы 170 гаилә бар. Шундый гаиләләрнең берсе Чурибураш авылында яши. Легендар һәм Рузия Минһаҗевлар гаиләсендә дүрт бала үсә. Өч егет янына көтеп алган кыз да алып кайталар алар. 1,2 айлык Мәрьямны абыйлары Салават, Мөсәвир, Газинур курчак урынына күтәреп кенә йөртәләр.

- Күп бала булуның бер кыенлыгы юк. Иптәшем Легендар гаиләдә бишенче бала булса, мин унынчы бала булып дөньяга килгәнмен, -ди Чирмешән авылыннан килен булып төшкән укытучы Рузия.

Гаиләдә балалар кечкенәдән хезмәттә чыныгып үсәләр. Районда танылган көрәшче егетләр чыга бу гаиләдән. Өлкән бала Салават Апас мәктәбе, район данын яклап күп бүләкләр алган көрәшче. Хәзер ул Казанда югары белем ала, төрле бәйгеләрдә катнаша. 7 һәм 5 сыйныфта укучы Мөсәвир белән Газинурның да уңышлары шактый.

- Әти белән әнигә мин чиксез рәхмәтле. Кирәк урында алар таләпчән дә, кайгыртучан да. Өйдәге барлык хезмәттә дә катнашабыз. Әниебезнең беренче ярдәмчеләре без, әйткәнне көтеп тормыйбыз, кирәк икән ашарга да пешерәбез, идән дә юабыз, кечкенә сеңелебезне дә карыйбыз. Тигез, тату гаиләдә үсүебез белән без бик бәхетле, - ди Салават.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев