Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

“Нур” хуҗалыгы өлкәннәрне хөрмәтләде

Өлкәннәр көне уңаеннан Тутай авылында гомер итүче өлкәннәр күчтәнәч-пакетлар алды.

(3 нче октябрь, “Апастово-информ”).


“Нур” хуҗалыгы әлеге изге эшкә ел саен кушыла.
“Хуҗалык җитәкчесе Ришат Зыятдинов белән аңлашып эшлибез. Җирлегебезнең таянычы ул. Ел саен, һәр бәйрәм саен халыкка изгелек эшләргә тырыша. Быел менә өлкәннәр көне уңаеннан 80 күчтәнәч-пакет тутырып таратты”, - диде җирлек башлыгы Наилә Насретдинова.
Авылның өлкәннәре дә рәхмәтләрен җиткерделәр.
“Нинди генә гозер белән барсаң да кире бормый Ришатыбыз. Ел саен өлкәннәр көне белән котлап күчтәнәчләрен дә китерә. Аллаһы Тәгалә аңа сәламәтлек, тигезлек бирсен. Безгә эшләгән игелекләре меңе белән әйләнеп кайтсын. Эшендә дә, гаиләсендә дә уңышлар гына теләп калабыз”, - дип рәхмәтләрен ирештерде Мидхәт абый Мостафин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев