Өч миллион тонна иген амбарда
Республикада иген кырларының 53 проценты урып-җыеды.
(21 август, “Апастово-информ”).
Бүгенге көнгә республика буенча 3 млн. 104 мең тонна иген суктырылды. Бер гектардан уңыш 38,6 центнер тәшкил итә. Иң күп иген - 139 мең тонна Буа районында җыелды, икенче урында Тәтеш районы - 137, 3 ц, 3нче урында Зәй районы - 130 мең тонна.
Апас районы буенча бөртеклеләрнең 61 проценты җыеп алынды.
Республика буенча иң югары уңыш Зәй районында. Бер гектардан 59,9 центнер бөртек җыялар. Тәтеш, Сарман һәм Актаныш районнары бу күрсәткеч буенча лидерлар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев