Өйдә кунган чакларым сирәк иде, төннәрен гел кеше йортында йокладым
Кыз бала ирен әтисенә охшатып эзли диләр. Мин үзем килешмим бу сүзләр белән. Әтием дөньясына акыллы бер ир заты минем.
Эчмәде, тартмады, әнигә бервакытта да авыр сүз әйтмәде. Безгә тавышын күтәргән чагын хәтерләмим. Уйный-уйный бик азынсак, тамак кырып куяр иде дә шуның белән шул.
Әтиләр яныннан канат очыргач, Казанга килеп урнаштым. Тулай торакта яшәдек. Мин шаян идем, җор телле, кызларны туктаусыз көлдерәм, дигәндәй. Син сөйлә генә дип, мине ашарга да пешерттермәделәр, идән дә юдырмадылар. Кызлар өчен мин радио идем. Шулай үтте студент еллары. Әй, студент, дип, әллә кемнәр булмадык инде, сатучылыкка гына укыдык. Ә мин сатучы булып барыбер эшләмәдем. Кызлар да: "Ялгышкансың, театр училищесына гына укырга керергә сиңа", - диләр иде. Язмыш. Шулай булмаса, мин кибетчелеккә уку гына түгел, иремә дә кияүгә чыкмас идем. Диплом эше яклап йөргәндә Ислам исемле егет блән таныштык. Исеме дә матур, үзе дә. Гашыйк булдым!
Чибәр иде. Иде дим, үзе исән, тик матурлыгы җуелды. Эчә-эчә иремне җен алмаштырды. Болай тупас итеп әйтүемә дә гаеп итмәгез, минем хәлне эчкән кеше белән яшәүче генә аңлый. Әнисе үлгән иде аның. Әтисе икенче хатынга өйләнгән. Гаиләдә үскән биш бала биш якка сибелгәннәр. Ислам Казанга килеп төпләнгән. Карендәш тиешле туганнарында чираттан кунып җан асрый иде. Кызгандым. Озакка сузып йөрми генә кушылдык. Их... Ялгышканмын. Кешене нужалы дип кенә беркайчан да кызганасы түгел икән. Чираттан кунып йөрергә икәү булдык. Бер кашык янына икенчесе дә сыя икән дип каршы ала иде туганнары. Яшьлек белән башта кинаяле сүзләрен аңлап та җиткермәгәнбез, туйдыра башлагач, йөзгә бәреп әйттеләр - үз көнегезне үзегез күрегез инде, диделәр. Ярар дип ишекләрн яптык та, авылга юл тоттык.
Кайтып кердек, үги кайнана кашын җыерды. Кайната шатланды. Төрле хәл булды, түздек. Түздек дип, Ислам иртән тора да эшкә чыгып китә, мин өйдә калам - миңа төшә иде бар авырлык. Үч иткәндәй, кайнана да үлде. Ашарга ул бик тәмле пешерә иде, үзе исән чагында мине мич янына якын да җибәрмәде. Өйрәнеп тә кала алмадым. Ул үлгәч, миңа көн бетте. Ашарга пешерә белми идем.
Әни дә өйрәтмәде, аннары бик яшьли Казанга чыгып киттек. Тулай торакта кызлар янында иркә яшәдем. Кияүгә чыккач, төрле тормыш башланды. Ни пешерсәм дә тәмсез, боламык, диләр. Күп мыскыл итте ирем, урамга да чыгып сөйләде... 6 бала таптым, өй дә тузанга батты. Капка төбеннән пычрак башлана дип сөйли иде күршеләр. Кыен эчеп яшәдем. Хәзер балалар үсеп таралышты, өйне дә җыялар - чистардык. Тәмле итеп ашарга да пешерәләр - иремнең дә авызы ябылды. Тик үпкәләрем калды. Шуңа өстәп ул егылып эчте дә бит. Өйдә кунган чакларым сирәк минем, төннәрен гел кеше йортында йокладым. Иртән ул киткәч кенә кайтам да, өй җыештырасы килә идеме минем? Хәлемне аңлаган кешеләр булмас, ләкин минем йөрәк тулы яраларымнан бүген дә кан тама әле...
Сәрия, Казан.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев