Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

“Өйгә кайтыйк” дип уянган балаларыбыз хәзер үз караватларында йоклый

Июнь аенда Апаста яшәүче Насыйбуллиннар гаиләсенә бәхетсезлек килүе турында хәбәр иткән идек. Бүген Насыйбуллиннар шатлыклы хисләр кичерә. Гаилә яңа тораклы булды.

(6 сентябрь, “Апастово-информ”).



-Янгын чыгып, торыр урынсыз, бер кат киемсез дә калганда безгә барлык Апас халкы, хәтта бер белмәгән кешеләр дә ярдәм кулы сузды. Район башлыгы белән очрашкач, хәлдән килгәнчә ярдәм итәм, дип вәгъдә бирде. Кыен вакытыбызда ул җылы сүзе белән дә ярдәм итте. Җитәкчебез сүзендә торды, бүген без үз йортыбызның капкасын ачып керәбез, - ди гаилә башлыгы Рөстәм абый Насыйбуллиннар.



Рөстәм һәм Айгөл Насыйбуллиннар гаиләсендә 5 бала үсә. Бүген Аделина, Фәния, Фәнил, Әнвәр һәм кечкенә Талия әти-әниләреннән дә катырак сөенәләр. Алар йортның һәр бүлмәсен, җиһазларны күрсәтеп, уенчыклары белән мактанырга да онытмадылар. Мунчаларын, сарайларын, тәмле җимеше белән сыйлаучы алмагачларын, нәни бәтие белән сөендергән кәҗәләрен дә күрсәттеләр.

-Бүген бөтен әйберебез дә бар. Уңайлы гына аш бүлмәсендә балаларны тәмле ризыклар пешереп сыйларга тырышам. Кыен вакытыбызда булышкан һәркемгә рәхмәт. Төн уртасында: “Өйгә кайтыйк” дип уянган балаларыбыз хәзер үз караватларында йоклый, - ди Айгөл.



Гаилә янгын булган көнне бүген дә зур курку белән искә ала, күз яшьләре аша сөйли, хәзерге тормышларының төш түгел икәнлегенә ышанырга тырыша.


 

-Район башлыгы Айрат Җиһаншин Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнехановка хат язды, үзе дә барды. Безгә шушы торакны алу өчен акча күчте. Без җитәкчеләргә, хакимияттә эшләүчеләргә бик рәхмәтле. Беркемгә дә андый бәла-казалар язмасын. Беренче көнне үк кунакханәгә урнаштырдылар. Кем булдыра ала ярдәм итте. Районның баш табибы дарулар алырга булышты, хәтта безне бушка ашаттылар да. Авыл җирлеге башлыгы гел яныбызда булды, - диләр Насыйбуллиннар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

1

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев