Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
Җәмгыять

Октябрьдә җиләк агачларын нишләтергә?

Көзнең икенче аен ваклыйбыз. Бакча эшләре дәвам итә. Октябрьдә җиләк-җимеш агачларын нәрсә эшләтергә соң?

(7 октябрь, “Апастово-информ“).


Кара карлыган, крыжовник үсентеләрен октябрь урталарына кадәр утыртырга киңәш ителә. Аларның һәр үсентесенә яртышар чиләк су салырга һәм тирә-якларын мүлчәләргә онытмагыз (бу максатка торф, тирес, черемә кулланыла). Тирес үсентегә тимәскә тиеш.

Айның тәүге яртысында җимеш бирүче куаклар да органик, фосфорлы һәм калийлы ашламаларга мохтаҗ була. Аларны туфракка тигезләп таратыгыз да, көрәк белән казып, катнаштырыгыз.

Карлыган һәм крыжовник тирәләренә кышка керер алдыннан тирәнлекләре 12-15 см. булган чокырчыклар яки канал ясап, шунда суны мулрак коярга киңәш ителә.

Күпләр крыжовник һәм карлыганны, ана куактан аерым ботакны җиргә күмеп, үрчетүне хуп күрә. Әгәр андый тамыр җибәргән үсентеләрегез бар икән, октябрьдә аларны даими урынга күчереп утыртырга соңга калмагыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев