Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
Җәмгыять

Олимпиадада уңышка ирешкән Татарстан спортчыларына күпме приз каралган?

Рио-де-Жанейрода узачак Олимпиадада призлы урын яулаган Татарстан спортчыларына күпме акча түләнәчәге ачыкланды. Приз күләме ТР Министрлар Кабинеты карары нигезендә билгеләнә. Татарстан спортчылары һәм тренерларына дәүләт ярдәме күрсәтү турындагы документта әйтелгәнчә, Олимпиада һәм Паралимпиада җиңүчеләренә - 4 миллион, көмеш медаль ияләренә - 2,5 миллион, ә бронза медаль яулаучыларга 1,7 миллион сум...

Рио-де-Жанейрода узачак Олимпиадада призлы урын яулаган Татарстан спортчыларына күпме акча түләнәчәге ачыкланды. Приз күләме ТР Министрлар Кабинеты карары нигезендә билгеләнә.

Татарстан спортчылары һәм тренерларына дәүләт ярдәме күрсәтү турындагы документта әйтелгәнчә, Олимпиада һәм Паралимпиада җиңүчеләренә - 4 миллион, көмеш медаль ияләренә - 2,5 миллион, ә бронза медаль яулаучыларга 1,7 миллион сум акча түләнәчәк. Тренерлары шул сумманың 50 % күләмендәге акчага ия булачак.


Лондондагы Уеннардан соң Татарстан спортчыларына 3,3 млн., 2 млн. һәм 1,3 млн. сум түләнгән иде. Тренерларына шул сумманың 50 % күләмендә акча бирелде.

Татарстан данын башта 16 спортчы яклаячагы хакында әйтелсә дә, исемлектән волейболчылар Евгения Старцева һәм Виктор Полетаев төшеп калды. Үткәне допинг белән бәйле булган велоузышчы Илнур Зәкәрин дә Уеннарда катнаша алмас, мөгаен.

Чыганак:http://intertat.ru/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев