Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
Җәмгыять

Өлкән журналист Азат Сункишев җәлилчеләр истәлегенә чәчәкләр салды

25 август – җәлилчеләрне җәзалап үтергән көн буларак билгеле. Әлеге уңайдан районда хәтер чаралары оештырыла.

(24 август, “Апастово-информ“).


Өлкән хезмәттәшебез, озак еллар “Йолдыз“ газетасында эшләгән остазыбыз, Татарстанның Атказанган мәдәният хезмәткәре Азат Сункишев бүгенге көндә Казанда яши. Ул Апаска кунакка кайтты һәм район үзәгендәге Муса Җәлил, Абдулла Алиш һәйкәлләренә чәчәкләр салды.

“Апасны сагынып кайттым. Бар кешеләр якын һәм таныш. Җәлилчеләрне искә алуны бурычым итеп санадым“, – диде Азат Сункишев.
Азат Сункишев – Абдулла Алишның туганы. Ул бик күп хатирәләр яңартты, истәлекләр сөйләде.
Илебез тынычлыгы өчен башларын салган батыр җәлилчеләрне искә алу 25 августта дәвам итәчәк.

 

Реклама

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев