Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Олы Бакырчы авылында гомер итүче Әминә әби Гайнуллина: “Яраткан шөгылемә, игелекле балаларыма куанып яшим”

90 яшьлек юбилеен каршылаучы акъәбигә олы хөрмәт күрсәтелде.

 

(1 август, “Апастово-информ”). 
Сабыр йөрәкле, сөйкемле, ачык йөзле, кайгы-хәсрәтләрне күп кичерсә дә, тормышка, кешеләргә мәхәббәтен югалтмаган Әминә әби Гайнуллинага олы хөрмәт күрсәтелде. 90 яшьлек гомер бәйрәме уңаеннан аңа Ил башлыгының, район башлыгының Рәхмәт хатлары тапшырылды. Авыл җирлеге исеменнән истәлекле бүләк һәм чәчәк бәйләме бүләк ителде. Балалары, оныклары бик күп матур җылы теләкләре белән сөендерде. 
“Гомере буе колхозда эшләдем. Ни кушсалар, шуны үтәдем. Күперләр дә төзедек, ике ферманы сафка бастырдык, кибет бинасы эшләп чыктык. Аннан соң озак еллар фермада бозаулар да карадым. Лаеклы ялга чыккач та, хезмәтемне дәвам иттем”, - дип сөйли Әминә әби. 
Әминә әби үз гомерендә кайгы-хәсрәтләрне дә күп күргән. Өч улын югалту ачысын кичергән ул, сигез ел элек тормыш иптәше Шәрифҗан абый да вафат булган. 
Әминә әби гомере буе бик яратып чигү чиккән, бәйләүләр бәйләгән. Тормыш сынауларын, хәсрәтләрен оныттырырга да яраткан шөгыльләре ярдәм иткән. 
“Әле быел да Сабан туена сөлгеләр чигеп тапшырдым, урындык битлекләре бәйләдем. Яраткан шөгылемә, игелекле балаларыма куанып яшим”, - ди ул.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев