Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Олы Бакырчы авылында кабат “Зәлидә” уеннары гөрләде

Олы Бакырчы авылы халкы җир җимертеп эшли дә, вакытында ял да итә белә.

( 11 июль, “Апастово-информ”).


Мәдәният йорты каршында кабат “Зәлидә” уеннары узды. Халык мәйдан тутырып җырлады да, биеде дә, төрле халык уеннары уйнап, мәзәк-такмаклар әйтешеп, рәхәтләнеп күңел ачты.
“Өлкәннәр белән беррәттән балаларның да халык уеннарына кушылуы аеруча сөендерде. Кайнар чәйләр эчеп, коймак белән сыйланышып, аралашып кичнең узганы сизелмәде дә. Нинди генә чара үткәрсәк тә, авылдашларым аруны сәбәп итмиләр, бик теләп катнашалар. Тормыш мәшәкатьләреннән арынып ял итеп алу һәркемгә кирәк”, - дип хәбәр итте мәдәният йорты җитәкчесе Ландыш Моталлапова.

#яшәавылымминем

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев