Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Олы Бакырчы авылыннан Мәсбия әби Шәфигуллинага 100 яшь тулды

Мәсбия әби бер гасырлык юбилеен үз акылында булып, үз аякларында йөреп, күзләре белән күреп, шаяртып-көлеп, изге догалары белән каршылады.

(16 май, Ландыш Гайнуллина, “Апастово-информ”).


“Нәчәлник булдым гомер буе”, - дип каршы алды безне Мәсбия әби. Әлбәттә, шаяртты гына. Нәчәлник тә булмаган, зур түрәләр рәтендә дә йөрмәгән, шулай да намуслы, тырыш хезмәте, үрнәк гаиләсе белән авылдашларының чиксез хөрмәтен яулаган.
“Әниебез ике яшеннән ятим калып, дәү әтисе белән дәү әнисе тәрбиясендә үскән. Ачлы-туклы балачагын да үткән, сугыш чорын да кичергән, гомере буе колхозда тир түккән. Сыерын да сауган, чөгендерен дә эшкәрткән”, - дип сөйли килене Гөлфия апа.
Мәсбия әбинең ире Хәлилулла бабай сугыштан зур җәрәхәтләр белән кайткан. Дәһшәтле сугыш аны аяксыз-кулсыз калдырган. Әлбәттә инде, ир эше дә, хатын-кыз хезмәте дә күбрәк Мәсбия әби җилкәсенә төшкән. Шулай да Хәлилулла бабай клуб мөдире булып эшләп, хатынына терәк булырга тырышкан.
Бик авыр еллар булса да, өлкәннәр тормыш сынауларына бирешмәгәннәр, сабырлык күрсәтеп яшәгәннәр, дүрт ир бала, өч кыз тәрбияләп үстергәннәр.
Бүгенге көндә акъәби улы Расыйх гаиләсе белән гомер кичерә. Әби үз акылында, үз аякларында йөри ала, күзләре дә күрә, күңеле дә шат аның, шаяртырга ярата. Тирә-күршеләре кереп, әбинең хәлен белешеп, кайгыртып торалар.
“Әниебез гомер буе чисталык-пөхтәлек яратты. Әле дә тәрбияләп, тәртипләп тора безне, шелтәләп тә ала кайчагында, тыңламыйча гына кара, колакны борырга да күп сорамас”, - ди әнисе кебек шаян телле Расыйх абый.
Мәсбия әбинең бүгенге көндә 16 оныгы, 21 оныкчыгы да бар. Туган көненә күпсанлы балалары, оныклары, туганнары җыелган иде. Һәрберсе дә әбигә җылы сүзләрен әйтергә ашыкты.
“Дәү әнибез безне дә тәрбияләште. Үз үрнәгендә эш сөючән итеп үстерде. Хәзер дә дәү әни янына ашкынып кайтабыз, аның киңәшләренә таянып, изге догасында яшибез”, - ди оныгы Ландыш.
Юбилярга бүген район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Луиза Сафина Ил, республика җитәкчеләре, район башлыгы исеменнән Котлаулар тапшырды, җирлек башлыгы Фәрит Вәлиев авыл халкы исеменнән җылы теләкләрен җиткерде, күчтәнәче белән сөендерде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев