Олы Бакырчы мәдәният йорты “Иң яхшы мәдәният йорты” районкүләм бәйгесе җиңүчесе
Мәдәният йорты 100 мең сум грантка ия булды.
(30 декабрь, “Апастово-информ”).
Район күләмендә узган бәйге нәтиҗәләре буенча Олы Бакырчы мәдәният йорты иң яхшысы дип табылды. Быел мәдәният йорты төзекләндерелеп, заманча төсмер алды.
“Мәдәният йортыбызда 7 түгәрәк эшли. Шулай үзебезнең фольклор ансамблебез дә бар. Төрле бәйгеләрдә катнашып, чыгыш ясыйбыз. Төрле кичәләр үткәрәбез. Мәдәният йортыбыз тулы тормыш белән яши”, - диде мәдәният йорты җитәкчесе Ландыш Мотталапова.
Капиталь төзекләндерүдән соң биредә авылның үткәнен чагылдырган музей да үз ишекләрен ачкан. Музейда төрле экспонатлар тупланган.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев