Реклама
Җәмгыять
Олы Бакырчы мәдәният йортында матур гөлләр үсә
Яз җиткәнен күңелләр дә, гөлләр дә сизә.
(18 март, “Апастово-информ“).
Олы Бакырчы мәдәният йортының тәрәзә төпләрен аллы-гөлле яраннар, каланхоэ, антуриум, глоксиния, цикламен кебек матур гөлләр бизи. Алар барысы да шау чәчәктә.
“Хезмәттәшебез Гөлүсә аларны карап, назлап кына үстерә. Суын да белеп кенә сибә, тукландыра да белә. Гөлләребез күзне иркәли“, – ди мәдәният йорты мөдире Ландыш Моталлапова.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев