Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Олы Бакырчыда мәүлид ашы узды

Пәйгамбәребез Мөхәммәт (с.г.в) нең туган көнен Олы Бакырчы авылы халкы бик зурлап билгеләп узды. Читтә яшәүче авылдашлары Гөлия һәм аның тормыш иптәше Илдус Шиһаповлар ярдәме белән мәктәптә мул сыйлы табыннар корылды, догалар, мөнәҗәтләр яңгырады, салаватлар әйтелде.

- Олы Бакырчы авылы халкы гомер-гомергә динебезне, милли йолаларыбызны хөрмәт итеп, бердәм һәм тату булып яши. Дини бәйрәмнәрне дә авылдашлар белән бергәләп уздырабыз. Мәчетебезнең ишекләре һәрвакыт ачык. 30 лап кеше җомга намазларына йөри. Хатын-кызларбыз, балаларыбыз өчен дини укулар үтә, - диде авылның имам-хатыйбы Шәүкәт хәзрәт Гайнетдинов.
Бәйрәмдә район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Луиза Сафина, район мөхтәсибе Мирхәт хәзрәт Җамалиев, “Апанай”мәчете имам хатыйбы Нияз Сабиров, Ильяс Минһаҗев, авыл җирлеге башлыгы Фәрит Вәлиев катнашты.
- Олы Бакырчы авылы миңа бик якын. Биредә узучы дини бәйрәмнәрдә еш катнашам. Авыл халкының дингә тартылуына да бик шатмын, - дип ихлас хөрмәтен белдерде Нияз хәзрәт Сабиров.
Изге бәйрәмдә зур кунак буларак катнашкан балалар викторина сорауларына җавап биреп, дини белемнәрен күрсәттеләр. Җиңүчеләр бүләкләргә дә ия булдылар. Ильяс Минһаҗевның моңлы итеп башкарган мөнәҗәтләрен һәркем тын алмыйча тыңлады.
Бәйрәм ахырында Олы Бакырчы авылы халкы яман чир белән көрәшүче райондашыбыз Изилә Нәбиуллинага саулык-сәламәтлек теләп, сәдака җыйдылар. Сәдакаларны кабул итеп алган Изилә апаның тормыш иптәше Дамир Нәбиуллин барлык олы Бакырчы авылы халкына олы хөрмәтен һәм чиксез рәхмәтен белдерде.
- Гаиләбезгә зур сынау килде. Борчуыбызга битараф калмаучылар бихисап булды. Авылдашлар, туганнар, дуслар, хезмәттәшләр, мәчет картлары, гомумән, барлык райондашлар диярлек хәлебезгә кереп, ярдәм кулы суздылар. Һәркемгә гаиләбез исеменнән олы рәхмәтебезне җиткерәм. Ходай Тәгалә сәламәтлектән аермасын. Тормышларыгыз имин, күңелләрегез тыныч булсын, - диде ул.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев