Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Олы Бакырчыда әниләрне хөрмәтләделәр

Олы Бакырчы авылы мәдәният йортында Аналар көненә багышланган әдәби-музыкаль тамаша гөрләде.

"Йөрәк җылым сина, Әнием!" дип аталды ул. Сәхнә бәйрәмчә бизәлгән: борынгы чуклы сөлгеләр эленгән авыл өе күренеше, кабыктан ясалган бала бишеге, әниләргә хөрмәтне сурәтләүче күргәзмә урын алган. Авыл үзешчәннәре көче белән әзерләнгән концерт тамаша залы белән үрелеп барды. "Бер кыз бала җыр чыгарган" дигән җырның сүзләре тамашачыларга таратылды һәм зал җырны күтәреп алды. Күп балалы әниләрне сәхнә түренә чакырып хөрмәтләделәр, бүләкләр тапшырылды. Бишек җырларын да искә төшердек.
Шәүкәт Галиев музее директоры Рәшит Гыйльметдинов әниләребезгә җылы котлау сүзләрен җиткерде. Әлеге кичәне оештыруда көч куйган Ландыш Моталлапова һәм Гүзәл Мөстәкыймоваларга рәхмәт сүзләре яңгырады. Күңелнең бар кылларын кузгатырга сәләтле баян тавышы аеруча күңелгә хуш килде. Илгиз Әхмәдиев концерт буе кулыннан баянын төшермәде. Бу хакта Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Наилә Әхмәдиева хәбәр итте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев