Олы Бакырчыдан Гөлсинур Әхмәтҗанова: “Балаларым - иң олы шатлыгым һәм бәхетем“
Олы Бакырчыда яшәүче Гөлсинур Әхмәтҗанова 5 балага гомер бүләк иткән олы йөрәкле Ана. Бүгенге көндә балаларының уңышларына сөенеп, 10 оныгын сөеп, тормыш иптәше Наил абый белән бәхетле гомер итә ул.
–Һәр бала үз ризыгы белән туа. Биш бармагым кебек, бишесе дә бик якын алар миңа. Үзләре дә бик тырыш, акыллы, әрсез, чая булдылар. Авырып борчымадылар. Аллага шөкер, хастаханә юлларында йөргән әни түгел мин. Үсә барган саен бер-берсенә булыштылар. Бөтен эшемне эшләп куялар иде. Кызлар йорт эшләрендә ярдәмчем булса, улларым әтиләре янында техника серләренә өйрәнеп үстеләр. Бер көндә машина моторын сүтеп-җыялар иде, – ди Гөлсинур апа.
Әхмәтҗановларның биш баласы да тормышта үз юлын тапкан. Барысы да һөнәр үзләштергән, югары белем алган. Бүген туган йортларына еш кайтып, бер йодрык булып яшиләр. Әти-әниләренә хөрмәтләре зур аларның.
–Табигатьтә һава торышы үзгәреп торган кебек, тормышта да төрле чаклар була. Яшәгәндә борчулары да, шатлыклары да булгандыр. Ләкин мин язмышымнан зарланмыйм, бүгенге көнемнән канәгать. Тигезлек белән яшәгәч, бала үстерү авырлыкларын да бик сизмәдем. Балаларым - иң олы шатлыгым һәм бәхетем. Тормыш баскычларыннан үз тырышлыклары белән баралар. Укыганда да ишек ачып алларыннан йөрмәдем, – ди Ана.
Гаиләнең үз традицияләре бар. Алар зур эшләрне күмәкләшеп башкаралар. Туган көннәрдә, бәйрәмнәрдә дә бергә җыелалар. Оныклар да шуны күреп үсә. Килен-кияүләр дә үзләренә охшап килгән.
Гөлсинур апа белән Наиль абыйның уллары җитәкче урыннарда эшли. Олы балалары Марат Лениногорский шәһәрендә оешма җитәкчесе, төпчекләре Марсель Югары Ослан районында җирлек башлыгы булып эшли. Кызлар исә мәгариф юлын сайлаган. Миләүшә, Гөлнара, Гөлназ мәктәптә балаларга белем һәм тәрбия бирәләр.
–Балачагыбыз гөр килеп узды. Мәктәптә бер-бер артлы укыдык. Әти-әниебез белемле, һөнәрле итәргә тырышты. Эшләп үстек. Шуңа да тормышта югалып калмадык, үз урыныбызны таптык. Әниебез укуыбыз, тәртибебез белән гел кызыксынып торды, – ди кызы Миләүшә Тимершина.
Әхмәтҗановларның икенче кызлары Гөлнара Хәмидуллина Борнаш урта мәктәбендә хезмәт итә.
–Әниебез – олы йөрәкле. Ул безнең киңәшчебез дә, ярдәмчебез дә, олы терәгебез дә. Әни авыр хезмәтләрдә эшләде. Безне укытыр өчен сыер да сауды, тегермәнен дә тартты. Без аңа ярдәм итә идек. Әти-әни янына яратып кайтабыз. Эшебез күп булса да, вакытны табабыз, – ди ул.
Уллары Марсель дә тормышта әти-әнисе үрнәгендә яшәвен әйтеп, олы рәхмәтләрен җиткерде.
Көн туу белән балалары әниләренең хәлен белә. Авылдагы оныклары мәктәптән кайту белән аларга ашыга. Үзенең бик тә кирәкле һәм кадерле булуын аңлап яши Гөлсинур апа. Шушы бәхет озын гомерле булсын иде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев