Олы Бакырчылылар дуслык серләрен яхшы белә
Олы Бакырчы авылында Халыкара дуслык көненә багышланган “Кош канаты, кеше дусты белән көчле” исемле әдәби музыкаль кичә узды.
(31 июль, “Апастово-информ”).
Мәдәният йорты алдындагы мәйданга китапханә, музей, мәдәният йорты хезмәткәрләре җыелды. Кичәдә шулай ук төрле яшьтәге авылдашларның катнашуы да биредә яшәүче халыкның бердәмлеген, дуслыгын дәлилләде.
“Һәр буынның дуслык төшенчәсенә үз карашы, үз фикере бар. Дуслык турында мәкаль-әйтемнәр, шигырь, җырлар күп яңгырады кичәбездә. Төрле уеннар да уйнадык, яңа бал, кайнар коймак белән мәтрүшкәле чәйләр эчеп, рәхәтләнеп ял итте авылым халкы”, - дип хәбәр итә мәдәният йорты мөдире Ландыш Моталлапова.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев