Олы Бакырчы авылы китапханәсендә “Җирнең гүзәллеге Сез, хатын-кызлар” дип исемләнгән әдәби-музыкаль кичә узган
Кичәдә бүгенге көндә махсус хәрби операциядә булган егетләрнең әниләре, кайнар нокталарда һәлак булган батырларның туганнары чакырылган.
(7 февраль, “Апастово-информ”).
“Кичәбез бик җылы рухта узды. Кунаклар өчен күңелгә үтеп керерлек шигырьләр сөйләдек, яраткан җырларын җырладык. Бәйрәмебез чәй табыны артында дәвам итте. Кайнар нокталарда һәлак булган авылдашлар да искә алынды, бүгенге көндә армия сафларында хезмәт иткән, хәрби операциядә катнашкан егетләрнең исән-сау әйләнеп кайтуларын теләп, изге теләкләр дә теләнде”, - дип хәбәр итте китапханә мөдире Гүзәл Мөстәкыймова.
Бәйрәм кичәсендә авыл җирлеге башлыгы Фәрит Вәлиев та катнашкан, изге теләкләрен җиткереп, хатын-кызларга чәчкәләр бүләк иткән.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев