Реклама
Җәмгыять
Олы Бакырчы авылында Бөек Җиңү көне уңаеннан “Онытырга хакыбыз юк” дип исемләнгән митинг узды
Тантанада районнан килгән кунаклар, авыл халкы, мәктәп укучылары, бакча балалары катнашты.
(8 май, “Апастово-информ”).
Бәйрәм чарасын район башлыгы урынбасары Ленар Хантимиров ачып җибәрде. Ул район башлыгы исеменнән кунакларны Бөек Җиңү көне белән тәбрик итте. Авыл җирлеге башлыгы Фәрит Вәлиев, балигъ булмаган балалар белән эшләү комиссиясе инспекторы Рания Сибгатуллина, ветераннар Советы җитәкчесе Рәшит Гыйльметдинов бәйрәм белән котлап, иң изге теләкләрен җиткерделәр. Авылның имам хатыйбы Шәүкәт хәзрәт Гайнетдинов һәлак булган авылдашлар рухына дога кылды. Мәктәп укучылары патриотик рухтагы шигырьләр сөйләделәр, җырлар башкардылар.
Олы Бакырчы авылыннан Бөек Ватан сугышында барлыгы 270 кеше катнашкан. Шуларның 157се батырларча яу кырында һәлак булган, 113е Җиңү яулап, туган якларына кайтып җиткән. Ни кызганыч, бүгенге көндә исән ветераннар юк инде. Батыр якташлар бер минут тынлык белән искә алынды.
Сугышның газаплы елларын үз җилкәләрендә татыган тыл ветераннарының да әйтер сүзләре күп булды бәйрәмдә.
Тантаналы чара һәйкәлгә батырлар хөрмәтенә венок кую, чәчәкләр салу белән тәмамланды. Бәйрәм чарасы турында авыл мәдәният йорты мөдире Ландыш Моталлапова хәбәр итте.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев