Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
Җәмгыять

Олы Бакырчы авылында яшәүче Биктимер бабай

Заһидуллинның үзенә күрсәткән хөрмәттән күңеле тулды Тыл ветераны 90 яшьлек олуг юбилеен каршылады.

(15 сентябрь, “Апастово-информ”).


Район Советы Аппараты җитәкчесе Ринат Гыйльфанов юбилярга Ил башлыгының Котлау хатын, район башлыгының Котлау открыткасын, чәчәк бәйләмен тапшырды.
Авыл җирлеге башлыгы Фәрит Вәлиев та Биктимер бабайның намуслы хезмәт юлын искә алып, изге теләкләрен һәм бүләген ирештерде.
Биктимер бабай гомере буе урман кисү эшендә булган. Башта Свердловск өлкәсендә, аннары Кайбыч урман хуҗалыгында, соңрак туган колхозында кирпеч заводы өчен урман турау хезмәтен башкарган. Лаеклы ялга чыккач та, колхоз фермасында каравылда торган.
Биктимер бабай бүгенге көндә тормыш иптәше Гөлсияр әби белән гомер кичерә. Бер кыз бала тәрбияләгәннәр алар. Гомере буе намуслы хезмәттә булган өлкәннәр әле дә көннәрен эш белән үткәрәләр. Бакча тутырып чөгендер, бәрәңге дә үстерәләр, тавык-чебеш тә асрыйлар.
“Өлкәннәргә бер җылы сүз җитә” диләр. Сабыр, тыйнак холыклы Биктимер бабай да үезнә күрсәтелгән хөрмәттән күңеле тулды, күзләренә хәтта яшьләр килде.
-Бик зур рәхмәт үзегезгә. Мине ихтирам итеп килүегез, күчтәнәчләрегез өчен Ходай сезне үзе зурласын. Эшегездә уңышлар юлдаш булсын, - дип теләкләрен теләп озатып калды ул.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

1

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев