Олы Бакырчы авылында яшәүче Галия әби Гыйльметдинова 90 яшьлек гомер бәйрәмен каршылады
Акъәбине район башлыгы исеменнән башкарма комитетының эшләр буенча идарәчесе Ринат Гыйльфанов котлады, чәчәк бәйләме бүләк итте. Шулай ук авыл җирлеге башлыгы Фәрит Вәлиев ихлас теләкләрен җиткереп, истәлекле бүләк тапшырды.
(6 сентябрь, “Апастово-информ”).
Галия әби гомере буе колхоз эшендә булган. 8нче сыйныфны тәмамлагач ук җиң сызганып эшкә керешкән. Узган гомерен, намуслы хезмәтен әле дә горурланып искә ала ул.
“Урагын да урдым, көлтә дә бәйләдем, колхоз нинди хезмәт кушса, шуны намуслы башкарырга тырыштым. Балаларыбыз да акыллы, тәртипле булдылар. Эшкә батыр булып үстеләр. Иптәшем Әгъзаметдин белән өч бала тәрбияләдек. Аны югалтканга да 10 ел узды инде”, - дип сөйли әбекәй.
Галия әби кышын Лениногорский шәһәрендә кызы Нурия апа тәрбиясендә яши, җәйне алар Олы Бакырчыда уздыралар. Улы Фәнис абый да әнисе янына еш кайтып, кайгыртып тора.
“Әниебез хәзер дә хәрәкәттә, бер дә тик торырга яратмый. Безгә дә әледән әле эш кушып кына тора. Яшелчәләр үстерергә ярата. Бакчасында бер генә чүп тә тотмый ул. Иртүк торуга бакчага чыгып китә, су сибә, чүп утый. Күршеләр белән дә әниебез бик тату, аралашып яши. Зиһене нык булуына, үз аягында йөри алуына сөенәбез”, - ди улы Фәнис абый.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев