Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Олы Бакырчы авылында ифтар ашы узды

Дини мәҗлескә Илдүс һәм Гөлия Мингазовлар иганәчелек күрсәтте.

(5 март, “Апастово-информ”).


Ифтар ашына халык күп җыелды. Район башлыгы урынбасары Ленар Хантимиров, район мөхтәсибе Мирхәт хәзрәт Җамалиев, авыл җирлеге башлыгы Фәрит Вәлиев, КФХ җитәкчеләре Алмаз Харисов һәм Илнар Шиһабиев чакырылган иде.
Мәҗлестә район башлыгы урынбасары Ленар Хантимиров килгән кунакларны бәйрәм белән котлады, район мөхтәсибе Мирхәт хәзрәт һәм авыл имамы Шәүкәт хәзрәт үтемле вәгазьләр укыдылар, Рамазан аеның фазыйләтләре турында сөйләделәр. Кунаклар сый-нигъмәтләрдән авыз иттеләр, ифтарны оештыручыларга кат-кат рәхмәт әйттеләр. Район башлыгы Айрат Җиһаншин исеменнән мәчеткә түбәтәйләр бүләк ителде. Ахырдан авылдашлар ястү намазын укып, тәравих намазына бастылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев