Олы Бакырчы авылында Илдар Юзеевны искә алалар
Халык шагыйренең тууына 90 ел тулу уңаеннан авыл китапханәсендә “Яшьлек һәм романтика җырчысы” дип исемләнгән китап күргәзмәсе оештырылды.
(1 февраль, “Апастово-информ”).
Татарстанның халык шагыйре, драматург Илдар Гафур улы Юзеев 1933нче елның 3 январенда Башкортстанның Яңавыл районы Ямады авылында дөньяга килгән.
Язучы китапка, әдәбиятка ихтирам булган укытучылар гаиләсендә тәрбияләнгән. Казан педагогия институтында укыганда ук ул шагыйрь буларак таныла, әдәби китаплар укырга ярата. Ул үзенең остазлары итеп Такташ белән Тукайны саный.
“Гыйнвар ае дәвамында китап укучыларны әлеге күргәзмә белән таныштырдык, әсәрләрен укып, аның тормыш юлы һәм иҗаты турында фикер алыштык”, - дип хәбәр итә китапханә мөдире Гүзәл Мөстәкыймова.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев