Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
Җәмгыять

Олы Бакырчы авылында кайнар нокталарда һәлак булган егетләрне искә алдылар

Батыр егетләр хөрмәтенә мәдәният йортында “Истәлегем булып туган якта, калсын әле минем эзләрем” дип исемләнгән кичә узды.

(11 ноябрь, “Апастово-информ”). 



Чечня сугышында һәлак булган Нуруллин Илдар Нурислам улы һәм Украина бәрелешләрендә һәлак булган Шәфигуллин Илнар Дамир улы районыбыз өчен дә зур батырлык үрнәге. Искә алу кичәсендә егетләр хөрмәтенә мәгънәле, патриотик шигырьләр, моңсу җырлар, ялкынлы чыгышлар яңгырады. Егетләрне якыннан белүче авылдашлары истәлекләр уртаклаштылар, горурлануларын белдерделәр. Илдарның беренче укытучысы Әлфия апа Гайнуллина, Илнарның кураторы, аграр көллият укытучысы Иршат Гыйләҗев, Норлат балалар йортыннан бер төркем укытучы-тәрбиячеләре, мәктәп коллективы, мәрхүмнәрнең туганнары, дуслары, авылдашлары - барысы да егетләрне җылы итеп искә алдылар. 
Кичәдә район башлыгы урынбасары Ленар Хантимеров, җирлек башлыгы Фәрит Вәлиев тә катнашты. Авылның имам-хатыйбы Шәүкәт хәзрәт мәрхүмнәр рухына дога кылды.

Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев