Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Олы Бакырчы авылыннан Әминә әби Нуруллина: “Сагынмаган көнем юк”

90 яшьлек олы юбилее уңаеннан Акъәбигә олы хөрмәт күрсәтелде.

(19 февраль, “Апастово-информ”).


Әминә әбине гомер бәйрәме белән тәбрик итәргә район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Гөлүсә Галләмова килде. Ул район башлыгы Айрат Җиһаншин, район Советы һәм башкарма комитеты исеменнән котлау открыткасы тапшырды һәм чәчәк бәйләме бүләк итте.
-Сез герой Анасы. Сокланырлык, үрнәк алырлык гомер юлы үткәнсез. Исән-сау булыгыз. Якыннарыгыз сезне кадер-хөрмәткә төреп, шатлыклы хәбәрләр белән сөендереп торсыннар. Ак яулыклы яраткан дәү әни, әни булып һәр яңа көнгә куанып яшәгез, - диде Гөлүсә Галләмова. Шулай ук акъәбигә авыл җирлеге исеменнән дә бүләк тапшырылды һәм җылы сүзләр җиткерелде.
Әминә әби Нуруллина тумышы белән Куйбышев районыннан. Ростов шәһәренә эшкә баргач, шунда тормыш иптәше Нурислам абый белән таныша. Шулай итеп, ул Олы Бакырчы авылына килен булып төшә. Биредә башта колхозда төрле эшләр башкара, аннан соң авыл кибетендә сатучы булып эшләп, лаеклы ялга чыга.
Әминә әби тормыш иптәше Нурислам абый белән сигез бала тәрбияләп үстергән. Ни кызганыч, бүгенге көндә өч кызы гына исән-сау. Үз гомерендә бик күп хәсрәтләр, югалтулар кичерсә дә, Әминә әби сабыр йөрәкле, көчле рухлы булып калган. Тормышыннан зарланмыйча, кызлары Равия, Резидә, Гөлчәчәкнең кайгыртуын тоеп гомер итә ул.
-Балаларымны сагынмаган бер көнем дә юк. Өч улымны, ике кызымны соңгы юлга озаттым. 13 ел элек иптәшем дә гүр иясе булды. Ә үзем әле дә яшим. Кызларым, оныкларым янында сагышларым басылып тора. Әле дә ярый алар бар. Кече кызым Гөлчәчәк тәрбиясендә картлыгым хасияттә уза, - ди Әминә әби.
Әминә әбинең кече улы Илдар Нуруллин 27 ел элек Чечня җирләрендә һәлак булган иде. Ул көннәр авыл халкы күңелендә дә бик зур хәсрәт булып истә калды.
-Шуннан соң күпме сулар акты. Әмма мине район җитәкчелеге, авыл җирлеге онытмый. Хәлләремне белешеп торалар, бәйрәмнәрдә игътибар һәм хөрмәт күрсәтәләр. Барыгызга да чиксез рәхмәт. Кайвакытта җылы сүзегез дә җитә, - дип күз яшьләрен сөртте Әминә әби. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев