Олы Бакырчы авылының Калинин урамында зур шатлык Биредә яңа юл салынды
Шул уңайдан авыл халкы бәйрәм итте.
(29 август, “Апастово-информ”).
Бакырчыда шау-гөр килеп бәйрәм узды. Сәбәбе дә зур бит – авылның Калинин урамына яңа юл салынды. Матур җырлар, дәртле биюләр, төрле уеннар, кызыклы бәйгеләр белән үрелеп барды бәйрәм. Авыл халкы, килгән кунаклар рәхәтләнеп ял итте, кайнар коймак-чәй, тәм-томнар белән сыйланды.
Бәйрәмне авыл җирлеге башлыгы Фәрит Вәлиев ачып җибәреп, юл төзелешендә актив булган Фоат Җәләлиевка рәхмәт хаты тапшырды. Авылыбызның имамы Шәүкәт хәзрәт изге теләкләрен җиткереп, Коръән аятьләре укыды. Фоат абый барлык Калинин урамында яшәүчеләр исеменнән җитәкчеләребезгә рәхмәтләрен белдерде. Бәйрәм үткәрүгә иганәчелек иткән авылдашларны зур ихтирам белән атап узды.
“Урам бәйрәмен истә калырлык итеп уздыруга ярдәм иткән Каратун мәдәният йорты кызларына, Бакырчы мәктәбе укучыларына, коймак пешерүче Гөлнара апага, шау чәчәкле капка алларында бәйрәм уздыруга рөхсәт биргән Галимҗан абый белән Гөлинә апага, мәдәният йорты бинасында бергә эшләүче кызларга олы рәхмәтемне җиткерәм”, - дип хәбәр итә авыл мәдәният йорты мөдире Ландыш Моталлапова.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев