Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Олы Бакырчы егете Илнар Шәфигуллин искә алынды

Олы Бакырчыдан бер төркем делегация Яшел Үзән районында батыр егет истәлегенә мемориаль такта ачу тантанасында катнашты.

(22 февраль, “Апастово-информ”). 

Тумышы белән Олы Бакырчыдан, Норлат балалар йортында тәрбияләнгән Илнар Шәфигуллин махсус хәрби операциядә һәлак булган иде. Аның истәлегенә Яшел Үзән районында мемориаль такта ачылды. Анда Олы Бакырчыдан да бер төркем делегация катнашты. 
“Яшел Үзән районы җитәкчеләре, мәртәбәле кунаклар, балалар йортында эшләүче хезмәткәрләр, Норлат балалар йортында тәрбияләнүче балалар килгән иде. Тантана патриотик кичә рәвешендә узды һәм ул балаларның, тәрбиячеләрнең, кунакларның чыгышлары белән бергә үрелеп барды. Шулай ук батыр егет турында бик күп истәлекләр барланды”, - дип хәбәр итәләр Олы Бакырчыдан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев