Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Олы Бакырчы яшьләре яман гадәтләргә каршы

Авыл мәдәният йортында “Ялгыш адымнан сакланыйк!” дип исемләнгән тәрбияви сәгать узды.

(22 февраль, “Апастово-информ”).


“Тәрбияви чара җанлы әңгәмә рәвешендә барды. Эчкечелек, наркомания кебек яман гадәтләрнең кешене упкынга алып баруы, киләчәкне бәхетсез итүе хакында сөйләштек. Шулай ук начар кешеләрдән ерак тору, дусларны дөрес сайлау кирәклеге дә искәртелде. Бу уңайдан яшьләргә начар гадәтләрнең нинди коточкыч нәтиҗәләргә китерүе хакында видеороликлар тәкъдим ителде, буклетлар таратылды. Уртага салып сөйләшерлек, киңәшерлек сүзләр күп булып чыкты. Яшьләр үз чиратында туры юлдан тайпылмыйча, чын кеше булып яшәргә сүз бирделәр”, - дип хәбәр итә мәдәният йорты мөдире Ландыш Моталлапова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев