Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Олы Бакырчы китапханәсендә “Каләмне корал итеп” дип исемләнгән әдәби сәгать узды

Әлеге чара 3 март – Бөтендөнья язучылар көне уңаеннан оештырылды.

(6 март, “Апастово-информ”).


Шәүкәт Галиев исемендәге Олы Бакырчы гомуми белем бирү мәктәбендә Апас районында туып-үскән һәм районыбыз тарихын үзенең әсәрләрендә чагылдырып, районыбызның данын еракларга таратучы бөек язучыларыбызның тормыш юлына, иҗатына багышланган “Каләмне корал итеп” дип исемләнгән әдәби сәгать үткәрелде. Укучылар районыбыз горурлыгы булган әлеге шәхесләр турында “Якташ язучылар” дигән презентация дә карап үттеләр. Шулай ук мәктәп залында бөек язучыларыбыз хөрмәтенә күргәзмә дә оештырылган иде. Балалар бигрәк тә авылдашыбыз Шәүкәт Галиев иҗатына аерым игътибар биреп, аның шигырьләрен дә сөйләделәр. Бу хакта Олы Бакырчы авылы китапханәчесе Гүзәл Мөстәкыймова хәбәр итте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев