Олы Бакырчы мәдәният йорты мәртәбәле кунаклар кабул итте
Балалар язучысы, Абдулла Алиш, Саҗидә Сөләйманова премияләре лауреаты, бик күп китаплар авторы Йолдыз Шарапова һәм “Шәһри Казан” газетасы журналисты Азат Мөхәммәтҗанов укучылар һәм халык белән очрашты.
(24 октябрь, “Апастово-информ”).
“Йолдыз Шарапова үзенең иҗаты белән таныштырды, шигырьләрен укыды, Шәүкәт Галиев белән эшләгән елларын искә алды, балаларның күптөрле сорауларына җаваплар бирде.
Җанлы очрашу “Шәһри Казан” газетасы эшчәнлеге белән танышудан дәвам итте”, - дип хәбәр итә Олы Бакырчы мәдәният йорты мөдире Ландыш Моталлапова.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев