Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
Җәмгыять

Олы Бакырчы мәдәният йортында батырлар искә алынды

Бакырчы төп гомумбелем бирү мәктәбе, Яшел Үзән районы, Норлат балалар йортында тәрбияләнүче балалар катнашында патриотик кичә узды.

(23 май, “Апастово-информ”).


“Исәннәрнең кадерен бел, үлгәннәрнең каберен бел!” исеме астында узган кичәбез Чечня һәм Украина бәрелешләрендә һәлак булган авылдаш егетләребез истәлегенә багышланды. Кичәбездә бик күп хатирәләр яңарттык, моңсу җырлар, патриотик рухта биюләр башкардык, шигырьләр тыңладык. Шулай ук батырларыбызны бер минут тынлык белән искә алдык. Авылыбызның имам-хатыйбы Шәүкәт хәзрәт һәлак булган егетләр рухына дога кылды, бүгенге көндә мобилизациядәге егетләребезгә исән-сау әйләнеп кайтуларын теләп, сәламнәр юлладык. Кичәбездә катнашкан һәрбер кешенең теләге бер иде – дөньяларыбыз тизрәк тынычланып, егетләребез исән-сау килеш, туган якларына әйләнеп кайтсыннар. Норлат һәм Бакырчы арасындагы дуслык күпере ныгысын, киләчәктә дә матур очрашулар насыйп булсын.

Реклама


Ландыш Моталлапова,
Олы Бакырчы авылы мәдәният йорты мөдире.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев