Реклама
Җәмгыять
Олы Бакырчы мәктәбе укучылары “Kazan Quiz” республикакүләм интеллектуаль уенында катнашты
Уен туган җиребезнең тарихына, мәдәниятенә, татар телебезгә мәхәббәт уяту, Казан һәм район мәктәпләре укучылары өчен җанлы аралашу мохите булдыру максатыннан үткәрелде.
(28 октябрь. “Апастофо-информ”).
26 нчы ноябрь көнне Казан шәһәрендә Бөтендөнья татар яшьләре форумы “Kazan Quiz” республикакүләм интеллектуаль уенын үткәрде. Республикабызның төрле районнарыннан килгән 7-11 сыйныф укучылары Казан милли-мәдәни үзәккә җыелды.
“Көн дәвамында катнашучыларга экскурсияләр оештырылды, туган телебездә эшләүче Интернет кушымталар ярдәмендә квест биремнәре тәкъдим ителде. Чарада районыбыздан Шәүкәт Галиев исемендәге Бакырчы төп гомуми белем бирү укучылары һәм җитәкчеләре Резеда Төхвәтуллина да катнашты Уен барышында алар үзләренең өлгерлеген, зирәклеген, татар теле һәм әдәбияты буенча булган белемнәрен күрсәттеләр”, - дип хәбәр итте район мәгариф бүлеге методисты Айсылу Гыйниятуллина.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев