Олы Бакырчы мәктәбендә сыйныфташлар очрашты
Мәктәпне 1976нчы елда тәмамлаучыларның очрашу кичәсе узды.
(6 август, “Апастово-информ”).
Җәй айлары - күрешүләр, очрашулар, сәяхәтләр өчен иң уңайлы чор. Мәктәп тәмамлаучыларның җәйге ялларына туры китереп очрашуга җыелу, ашкынып туган якларга кайту - иң матур традицияләрнең берсе.
“Бик җылы очрашу бәйрәме булды ул. Мәктәп янына җыелып күрешкәннән соң, шау-гөр килеп, мәдәният йортына килде алар. Яшь чакларын искә алып, “Зәлидә” әйләнделәр, авыл музеенда сакланган экспонатлар белән таныштылар, үзләрен кабат укучылар итеп хис итеп, балачак һәм яшьлек елларына кайтып килде алар. Истәлеккә фотоларга да төштеләр. Мәдәният йорты ишекләре барлык кунаклар өчен дә ачык. Очрашыйк, күрешик, бердәм булып, күңелле яшик”, - дип хәбәр итә мәдәният йорты мөдире Ландыш Моталлапова.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев