Олы Бакырчыда яшәүче Флера апа Әхмәдиева олы юбилеен каршылады
Акъәбигә 90 яшь тулды.
(20 ноябрь, “Апастово-информ”).
Гомер юлын лаеклы итеп узган, намуслы хезмәте белән макталган Флера апа Әхмәдиева гомер көзләрендә дә һәркем өчен үрнәк булып яши. Биш баласына чын тәрбия биргән горур Ана, бик күпләрнең күңеленә белем орлыклары салган, тормышка туры юл күрсәткән хөрмәтле остаз ул. Бүгенге көндә үзе назлап үстергән, төпле тәрбия биргән балаларының кадер-хөрмәтен тоеп гомер кичерә. Йортыннан кеше өзелми. Балалары, оныклары бик еш кайтып йөри.
“Үзем генә яшәсәм дә, ялгыз түгел мин. Балаларым тәрбиясен, кайгыртуын тоям. Алар белән чиксез горурланам”, - ди акъәби.
Флера апа бер генә дә тик тормый, һәрвкыт хәрәкәттә булырга тырыша. Яшелчә, җиләк-җимеш үстерә, сәхнәләргә чыгып, моңлы җырларын яңгырата. Балаларын тәмле ашлары белән сыйлый, мунча ягып каршы ала.
“Беркайчан да кул кушырып утырмадым, төшенкелеккә дә бирелмәдем. Сынауларны да олы сабырлык белән уздырдым”, - ди ул.
Флера апа Әхмәдиева гомер бәйрәмен дә газизләре – балалары, оныклары янәшәсендә билгеләп узды. Аның хөрмәтенә бик күп теләкләр, котлаулар юлланды. Район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Гөлүсә Галләмова район башлыгының котлавын ирештереп, чәчәк бәйләмнәрен бүләк итте. Олы Бакырчы авыл җирлеге башлыгы Фәрит Вәлиев авылдашлар, Флера апа белем биргән барлык укучылар исеменнән олы рәхмәтен белдерде, тәбрикләүләрен юллады.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев