Олы Бакырчыда яшүсмерләр рәсем ясап ярышкан
Олы Бакырчы мәдәният йортында яшүсмерләр арасында «Авылым киләчәге» темасына рәсем конкурсы узды.
(25 июнь, "Апастово-информ").
"Киләчәктә туган авылыгызны ничек күрергә телисез? Әнә шул сорауга җавап итеп ясалды рәсемнәр. Ә инде алардагы фантазия соклангыч. һәрбер рәсемгә аерым тукталып, балаларның чыгышларын тыңладык, әти- әниләрнең дә фикерләрен ишеттек. Соңыннан катнашучыларга тәмле күчтәнәчләр тапшырдык, очрашуыбыз уеннар, биюләр белән дәвам итте", - дип хәбәр итте мәдәният йорты мөдире Ландыш Моталлапова.
#апастовоинформ
#киләчәкяшьләркулында
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев