Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
Җәмгыять

Олы Бакырчыда Мәүлид ашы узды

Бәйрәмдә район башлыгы Айрат Җиһаншин катнашты

(10 октябрь, “Апастово-информ”).



Пәйгамбәребез Мөхәммәт (с.г.в) нең туган көнен Олы Бакырчы авылы халкы гадәттәгечә бик зурлап билгеләп узды. Авылдашлар, иганәчеләр ярдәме белән мәктәптә мул сыйлы табыннар корылды.


Район башлыгы Айрат Җиһаншин авыл халкын җылы сәламләп, Олы Бакырчы авылы халкының бердәмлеген, иман байлыгын, динебезне зурлап яшәвен билгеләп узды.


“Динебезне хөрмәт итеп яшисез. Дини чараларны, бәйрәмнәрне бердәм булып, зурлап билгеләп узасыз. Үсеп килүче яшь буынга тормышта туры, гадел юл күрсәтәсез. Намуслы хезмәтегез, туган җирегезне яратуыгыз өчен олы рәхмәтемне белдерәм”, - диде район башлыгы.


Бәйрәмдә кунак буларак катнашкан район мөхтәсибе Мирхәт хәзрәт Җамалиев, районның мөслимәләр берлеге җитәкчесе Венера Сәгъдиева, “Апанай”мәчете имам хатыйбы Нияз Сабиров, “Апанай” мәдрәсәсе мөдире, якташыбыз Әхмәт Сабиров Олы Бакырчы авылы халкына олы хөрмәтен белдерделәр.

Реклама


Изге бәйрәмдә мәчеттә дини белем үзләштерүче балалар да зур кунак буларак катнашты. Алар викторина сорауларына җавап биреп, дини белемнәрен дә сынап карады. Җиңүчеләр бүләкләргә ия булдылар. Бәйрәм мул сыйлы өстәлләр артында да дәвам итте. Догалар, мөнәҗәтләр яңгырады, салаватлар әйтелде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев